"Саба таңнары" газетасы - Саба районы
Татарстанда күпьеллык үләннәргә һәм уҗымнарга ашлама кертелә башлады, бүгенгә 55 мең гектар җир тукландырылган. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов хәбәр итте. Киңәшмәне бөтен муниципаль берәмлекләр белән видеоконференция режимында Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов уздырды....
Бүген, 13 апрельдә, Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе фаразларына караганда, көн дәвамында аязучан болытлы һава торышы сакланачак.
0